Узган җомга шәһәребезнең Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган чара узды.
Әниләрне бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков котлады. Аннан супер-әни конкурсы башланып китте, анда алты әни катнашып, үзенең уңган-булган булуын күрсәтте.
Конкурс белән аралашып барган концертта шәһәребезнең сәнгать коллективлары чыгыш ясады.