Лениногорск әниләрен район башлыгы котлый

2016 елның 25 ноябре, җомга

Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм.
Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар- дөньябызның яме. Алар- иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булырга омтыла. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файдалы китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Ана назы- мәңгелек.
Бу көнне күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстерүче аналар хөрмәткә аеруча лаек. Шулай ук абруйлы киңәшләре белән ярдәмгә килүче хөрмәтле әбиләребезгә, олыгаеп килүче әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Хөрмәтле, газиз әниләребез!
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International