“Бердәм Россия” партиясенең туган көне уңаеннан үткәрелүче иҗтимагый кабул итү декадасы кысаларында, 23 ноябрьдә партиянең җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсендә Россия Дәүләт Советы депутаты Ринат Хәйров гражданнарны кабул итте. Шуннан соң ул шәһәр активы белән очрашып, планнары һәм партиянең яңа проектлары турында сөйләде. Очрашу ахырында партиянең яңа членнарына партия билетлары тапшырды.