Шушы көннәрдә “Лениногорск җылылык челтәрләре” җәмгыяте базасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте.
Төрле шәһәрләрдәге 14 предприятиедән катнашучылар килгән иде, алар “Иң яхшы слесарь-ремонтчы” исемен алу өчен көч сынашты. Аларның теорияне белүләрен тикшерделәр, һәркем эшләп күрсәтте, шулай ук катнашучыларның махсус киемнәре булу-булмавы да исәпкә алынды. Әлеге конкурста безнең шәһәр предприяиесеннән ике хезмәткәр катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җылылык челтәрләре җиһазларын ремонтлау буенча слесарь Александр Афанасьев җиңүче булды, ә котельный җиһазларын ремонтлаучы слесарь Николай Кондратьев икенче урын алды. Алар икесе дә “Лениногорск җылылык челтәрләре” предприятиесендә егерме еллап эшли. Җиңүчеләрне котлыйбыз!