Лениногорскилылар депутатка сорауларын җибәрә ала

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия”нең 15 еллыгына багышлап һәм гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан онлайн-кабул итүләр узачак. Беренче булып депутат Александр Сидякин кабул итә. Аның белән теләге булган һәркем аралаша ала. Моның өчен соравыңны 23 ноябрьгәчә info@vverh-tatarstan.ru адресына җибәрергә кирәк . Кем булуыгызны, яшәү урыныгызны күрсәтергә онытмагыз. Кабул итүнең онлайн-трансляциясе   24 ноябрьдә, сәгать 10:00 да   «Вверх» порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм «Бердәм Россия» региональ бүлекчәсе сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International