Самара өлкәсенең Светлое поле поселогында Идел буе федераль округының шахмат буенча XV беренчелеге узды. Безнең шәһәрдән 8 шахматчы катнашты. Шулар арасыннан Динара Сафиюллина зур уңышка иреште - Беренчелектә III урын яулады. Шулай итеп безнең шахматчы Россия беренчелегенең Югары лигасына керде. Котлыйбыз!