Нефть төбәге авторлары әсәрләреннән торган җыентык чыгару өчен материаллар туплана

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

 “Татнефть» җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды республиканың нефть төбәге авторлары әсәрләреннән торган җыентык чыгару өчен материаллар туплый башлады.

Авторларга таләпләр:

-Җыентыкка Татарстан Язучылар союзы члены булмаган авторларның да язмалары керергә мөмкин

-18 яшьтән алып кешеләр катнаша ала.

Язмалар буенча:

-           Проза  һәм поэзия жанрына караган әсәрләр татар, яисә рус телендә кабул ителә

-           күләме:1-2 хикәя (3 басма бит тирәсе, 6 мең билге), 3-5 шигырь ( 100 юлдан артмасын).

Кирәкле мәгълүматлар:

-Катнашучының әдәби эшкәртелгән биографиясе кирәк, аны башка кеше язарга,  яшәү һәм эшләү урыны, иҗади эшчәнлеге турында күрсәтелергә тиеш.

-якыннан төшерелгән аклы-каралы, яисә төсле фото, элетрон форматта (jpeg яисә tif, разрешение 300 dpi, 100×150 мм).

Элемтәгә керү өчен телефонны күрсәтү кирәк.

Материалларны быелның 15 маенача тапшырырга кирәк.

 Язмалар электрон вариантта  ruhiat@tatneft.ru адресы буенча, яисә кәгазь вариантта кабул ителә,   адресы: 423450, Әлмәт шәһәре,  Заслонов урамы,  20нче йорт, офис 310, «Рухият», рухи яңарыш фонды телефон: 8(8553) 373-951.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International