Лениногорскиның өч авыл җирлеге машиналы булды

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.

Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Безнең районнан әлеге бәхеткә Зәй-Каратай, Ивановка һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыклары ия булды. Аларга өр-яңа “Шевроле Нива” автомобильләре бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International