1994 елдан бирле 26 ноябрь көнне Бөтендөнья мәгълүмат көне билгеләп үтелә.
Бу көнне 1992 елда беренче Халыкара мәгълүмат форумы узган. Бу көн дөньяның барлык илләрендә билгеләп үтелә. Россиядә 2008 елда мәгълүмат җәмгыяте үсеше стратегиясе кабул ителде. Ул 2015 елга кадәр булачак. Аның төп юнәлеше булып кеше тормышының һәм җәмгыятьнең күпчелек өлкәләрендә интернет-технологияләр куллану тора.