Продукцияне киметмәскә иде

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
"Лениногорская" агрофирмасы"ның Ялтау бүлекчәсендә узган семинарда терлекләрне кышлату чорын уңышлы үткәрү турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.

Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында узды. Әлеге бүлекчәдә малларга азык җитәрлек әзерләнде, шунлыктан кышны уңышлы уздырырлар. Биредә терлекчелек комплекслары яңа, эш шартлары тудырылган. Азык цехында тулы кыйммәтле катнаш азык әзерләнә, ул махсус дозатор белән эшли, ягъни автомат җайланма тиешле күләмдә азыкны үлчәп бирә. Семинарда катнашучы хуҗалыкларның зоотехник-ветеринария белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре малларны йөртү өчен яңа ясалган карданы карады, ясалма орлыкландыру пункты эшчәнлеге белән танышты. Ялтау бүлекчәсендә 1 мең 565 баш сыер бар, бер көндә тулаем сөт саву 23 тонна тәшкил итә. Бер сөтлебикәгә 14,7 литр сөт туры килә (мәгълүматлар 21 октябрьгә). Шулай ук катнашучылар сыерларның буаз булуын иртә чорда ачыклаучы ультра тавыш методы белән танышты. Хуҗалык бар эшчәнлеген мул продукция алырга юнәлткән.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International