Ватанны саклаучылар көненә бәйрәм концерты үтте

2015 елның 20 феврале, җомга
Мәгариф идарәсенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә бәйрәм концерты үтте.

Котлау сүзе белән залда утыручыларга район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бу бәйрәм тагын да үзенчәлеклерәк төсмер ала. Сугыш елларында күп кенә якташларыбыз Җиңү өчен гомерләрен дә биргән, хәзер горурланып сөйләрлек хатирә калдырган.

Бәйрәмне дәвам итеп, талантлы артистларыбыз концерт бүләк итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International