Лениногорскида һава торышы

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 13 февральгә фаразларын җиткерде.

Иртәгә, 13 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда кар, юеш кар, пыскак яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән бозлавык, томан һәм буран.Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 1-6 градус салкын, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.Төнлә Казанда 2-4 градус салкын, көндез 2 градус салкыннан 0 градуска кадәр күтәреләчәк.14 февральгә каршы төндә Татарстанда 9-14, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын булачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International