Лениногорскида үткән халык җыеннарына нәтиҗә ясалды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Мәгариф йортының актлар залында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев халык җыеннарына йомгак ясады.

Халык белән очрашу шәһәрнең 13 микрорайонында үтте. Анда төрле хезмәтләр катнашты. Халык тарафыннан 132дән артыграк сорау бирелгән. Башкарма комитет җитәкчесенең сүзенә караганда, аларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә карый. Аларның күбесе хәзер өйрәнелә һәм тиешле хезмәтләргә аларны тиз арада хәл итәргә туры киләчәк, диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International