Лениногорскилы 90 яшьлеген билгеләп үтте

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Туксан яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Рутковская билгеләп китте.

Ул Түбән Коран авылында туган, колхозда эшләгән. 1942 елда ФЗӨгә укырга китә, аларны немецлар җимергән тимер юлны төзәтергә озаталар, аннан хәрби частька күчә һәм Берлинга барып җитә.

Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, бүләкләр һәм Россия Президентының рәхмәт хатын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International