Бүген беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән 3 декабрь - Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу өчен бер сәбәп булып торачак.

Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International