Лениногорск уку йортларында инвалидларга булышалар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында, шәһәр белем бирү учреждениеләрендә тематик чаралар, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итүнең төрле формалары кулланыла.

Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогик колледжында 5 декабрьдә “Алый парус” реабилитация үзәгенә йөрүче балалар эшләреннән күргәзмә булачак. Колледж укучылары үзәкне шефлыкка алган, алар җитәкчелегендә балалар рәсем ясый, кул эшләре белән шөгыльләнә - аннан бу хезмәтләр күргәзмәгә урнаштырыла.

Колледжның әлеге датага кагылышы булган 11 хезмәткәренә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Политехник колледжда укучы 22 мөмкинлеге чикле студент һәм инвалид баласы булган 1 укытучы да матди ярдәм алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International