Бүген - бөтендөнья сәламәтлек көне

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрельдә - 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлыкка килгән көнне билгеләп үтелә. Әлеге дәвердә дөньяның 194 дәүләте әлеге оешма әгъзасы булган.

Әлеге датаны билгеләп үтү традициясе 1950 елдан башлана. Ул кеше сәламәтлегенең нинди зур роль уйнавын аңласын, ә сәламәтлек саклау оешмалары халыкның сәламәтлеге яхшырсын өчен ни эшләргә кирәклеген өйрәнсен, хәл итсен өчен үткәрелә.

Бөтендөнья сәламәтлек көне – глобаль компания, планетадагы һәркемнең игътибарын сәламәтлек проблемасына юнәлтүне күз алдында тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International