«Космик элемтә» ФДУП мәгълүматы буенча, 2026 елның 17 сентябреннән 22 октябренә кадәр РТРС челтәрендә иярчен сигналы сыйфатының вакытлыча начараюы ихтимал.
Моның сәбәбе булып кояш интерференциясе тора.
Шуңа бәйле рәвештә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС Лениногорскидагы филиалында җиһазлар эшендә кыска вакытлы тоткарлыклар булырга мөмкин. Алар көн саен 11:33 тән 12:49 га кадәр булырга һәм берничә секундтан биш минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Бу вакытта теле-һәм радиопрограммаларны трансляцияләүдә тәнәфесләр булырга мөмкин.
Филиал белгечләре техник мөмкинлекләренә карап, резерв спутник һәм җир өсте элемтә каналларын кулланып, өзлексез тапшырулар алып барачаклар.