Лениногорскида наркотикларга каршы комиссия утырышы булды

2026 елның 11 сентябре, җомга

Лениногорскида Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмис Галеев һәм Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гыймаев җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Чарада шулай ук район хезмәтләре һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында районда наркотик матдәләр әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендәге вәзгыять, наркологик вәзгыять, мәгариф учреждениеләрендә наркотик һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау эшен оештыру, шулай ук наркоманияне профилактикалау өлкәсендәге иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге турында докладлар тыңланды.

Бүгенге көндә полициянең төп бурычы булып наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп ителгән затларны ачыклау һәм җаваплылыкка тарту, шулай ук халык арасында наркотикларга каршы профилактика алып бару кала.

Лениногорск муниципаль районында халыкны  профилактикалауның Татарстан Республикасының тиешле программасы нигезендә эшләнгән максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Лениногорск шәһәрендә «ЦГОН»  консультация пункты эшли, анда халыкның төп төркемнәре вәкилләренә бушлай аноним ярдәм күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International