Лениногорск районының «Исток — Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Вахитова Алсу йөкле хатыннар белән эшләү өлешендә хатын-кызлар консультациясе белән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында булачак әниләр өчен "Бәхет төеннәре"дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.
Ул чын иҗат дәресе һәм хатын-кызлар өчен үзләренең эмоциональ халәтләре турында кайгыртуга вакыт бүлеп бирү мөмкинлеге булды.
Агач таякчыкларда җепләрдән мандала үрү-ул кул эшләре генә түгел, ә бүген социаль эштә яңа кулланыла торган борынгы техника.
Социаль эш буенча белгеч Вахитова Алсу очрашу өчен иҗатның нәкъ менә шушы төрен очраклы гына сайламаган. Мандалалар традицион рәвештә сакраль һәм яклау символлары булып санала, аларның үрелүе-махсус күнекмәләр таләп итми торган аңлаешлы һәм мавыктыргыч практика. Күп кенә хатын-кызлар өчен мастер-класс үз көчеңә ышану һәм ниндидер гүзәллек тудырудан шатлык тоюга беренче адым булды.