12 нче лицейда иң кечкенә укучылар өчен традицион чара узды.
Балалар янына кунакка Шапокляк карчык килеп чыкты-аның белән бергә беренче сыйныф укучылары уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар һәм юл тозакларын җиңәргә өйрәнделәр.
Бәйрәм финалында һәр бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирде , ә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Сергеевна Кирдянова яңа җәяүлеләрне котлады һәм һәркемгә файдалы бүләк — «юл хәрәкәтендә катнашучы яшь кешенең дәфтәрен» тапшырды .
Хәзер сабыйлар өчен белемгә юл тагын да куркынычсызрак булачак!