Лениногорскида балалар иҗат йортында «Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль этабы башланды.
Ел саен үткәрелә торган әлеге конкурс иң актив һәм дисциплиналы укучыларны берләштерә, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен «бик яхшы» белеп кенә калмыйча, аларны гамәлдә дә куллана беләләр.
Беренче көн йомгаклары буенча 13, 8, 5, 4нче мәктәп командалары, 12 нче лицей беренче урын өчен көрәшүен дәвам итәчәк.
Бүген конкурсның икенче көне була, ул хәлиткеч булачак. Яшь инспекторларга кабат команда рухы, чыдамлык һәм юл куркынычсызлыгы нигезләрен камил белүләрен күрсәтергә туры киләчәк.
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез, иң көчлесе җиңсен.
Лениногорск Дәүләт Автоинспекциясе