Лениногорск районының Зәй-Каратай һәм Сугышлы авыллары мәктәпләрендә «БДД» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева балаларның юлда имгәнүләрен профилактикалау буенча дәресләр үткәрделәр.
Хәрәкәтнең яшь катнашучыларына юлны ничек дөрес һәм куркынычсыз кичүне, тәүлекнең караңгы вакытында велосипедта һәм самокатларда йөрергә рөхсәт ителгән яктылык кайтаргычларның ни өчен кирәклеген, ә яшүсмерләргә питбайклар һәм мотоцикллар белән идарә итү кагыйдәләре һәм җаваплылыгы турында искә төшерделәр.Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне саклагыз.
Лениногорск Дәүләт Автоинспекциясе