Лениногорск районының «Исток ‑ Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Марина Галимова Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр приюты базасында «Ромашковый сюрприз»тренингы элементлары белән мастер ‑ класс үткәрде.
Очрашуның максаты-уртак иҗат ярдәмендә гаилә элемтәләрен ныгыту иде.
Балалар әниләре белән гаилә символы – ромашка белән открыткалар ясадылар. Катнашучыларның һәркайсы аны бизәүгә креатив якын килде. Мастер - класс барышында катнашучылар уңай кәеф алдылар һәм алынган нәтиҗәләрдән канәгать калдылар. Һәр чәчәк таҗына мәхәббәт сүзләре һәм изге теләкләр язылган иде.
Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары үзләренең туганлык бәйләнешләрен чагылдырган аралашу һәм эшләр башкару мөмкинлегенә ия булдылар.