Лениногорскида «Татнефть» ГАҖ, «Шешмаойл» АҖ, Лениногорск шәһәре администрациясе һәм «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фонды ярдәме белән «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында 15 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында теннис буенча «Татарстан Республикасы беренчелеге» турниры узды.
Турнирда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Ижевск, Самара, Тольятти, Чебоксар, Заречный, Төмән, Оренбург, Уфа, Нефтекама, Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы, Лениногорск шәһәрләреннән спортчылар катнашты.