Лениногорскилыларны "Татарча диктант-2026 " акциясендә катнашырга чакыралар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

2026 елның 24-26 апрелендә татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узачак.

Быел акция унберенче мәртәбә узачак һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланачак.

Оештыручылар-Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа Гасыр»телерадиокомпаниясе.

Диктантны оффлайн һәм онлайн форматларда язарга мөмкин. Акция белән монда танышырга була:http://diktant.tatar.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International