Язгы утырту: сәламәт үсентеләр сатып алырга һәм үз хокукларыңны якларга

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Яз — бакчачыларның һәм дачачыларның җимеш агачлары һәм куаклар үсентеләрен актив сатып алу чоры. Әмма алар озак еллар сезне шатландырсын өчен, аларны дөрес сайлап алу гына түгел, ә кулланучы буларак үз хокукларыгызны белү дә мөһим.

Сатуга тәкъдим ителә торган үсемлекләр турындагы мәгълүматта түбәндәгеләр булырга тиеш: төр атамасы, тоту һәм үрчетү үзенчәлекләре турында белешмәләр

Әгәр дә сез тиешле сыйфатта булмаган (мәсәлән, коры, черек яки сортка туры килми торган) үсентеләр сатып алгансыз икән, сезнең сыйфатлы товарга алмаштыруны таләп итәргә; бәяләрне яңадан исәпләгәндә шундый ук товарга алмаштырырга; бәяләрне тиешенчә киметүне таләп итәргә; товарны кире кайтарырга һәм акчаны кире алырга хокукыгыз бар («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсенең 1 пункты, 07.02.1992 ел, №2300-1 ).

Бу чакта кулланучы шулай ук сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Зыяннар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге Законда билгеләнгән срокларда кайтарыла.

Шуны истә тоту мөһим: тиешле сыйфатлы үсемлекләр алмашынырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел. Шуңа күрә сайлауга җаваплы карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International