Лениногорскилыларны «Тоталь диктант»халыкара агарту акциясендә катнашырга чакыралар.
Чара грамоталылыкны популярлаштыруга һәм рус теленә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Быел диктант 18 апрельдә 14:00 сәгатьтә республиканың барлык муниципаль районнарында узачак.
Татарстан Республикасындагы Тоталь диктант сайтында башта теркәлү узарга кирәк.
«Площадки» төймәсенә басарга (Лениногорск) , исемлектә, картада яисә эзләү буенча мәйданчык сайларга – Лениногорск нефть техникумы яисә «Высота» яшьләр үзәге һәм «Теркәлергә».
Әгәр дә сездә теркәлү буенча сораулар туса, ВКонтакте төркеменең шәхси хәбәрләренә яисә электрон почтага языгыз totaldictkazan@yandex.ru.