Лениногорскида балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2026 елның 10 апреле, җомга

Лениногорскида балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Чара район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә узды. Утырыш эшендә шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта ике төп мәсьәлә каралды:

Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча законнарны үтәү өлкәсендә районның опека һәм попечительлек секторы эшенең торышы.

Гаилә иминсезлеген кисәтү һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне социализацияләү эшен оештыру.

Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Марина Маркелова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Лениногорск районында 13 374 балигъ булмаган бала яши. Опека һәм попечительлек секторында 205 бала исәптә тора. 2025 елда гаиләләргә тәрбиягә 27 бала урнаштырылган. Докладта ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ата-аналар белән эшләүгә, балаларны гаиләләргә  кайтаруга аерым игътибар бирелде.

Гаилә иминсезлеген кисәтү эшен оештыру турында «Исток-Башлангыч» үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова сөйләде. Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең барлык әгъзалары да социаль хезмәтләр алучылар.

Проблемаларны хәл итү өчен мондый гаиләләр программаларга һәм социаль технологияләргә җәлеп ителә. Моннан тыш, квартал саен янгын күзәтчелеге белән берлектә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж белән гаиләләрне карап чыгалар, куркыныч төркем гаиләләрендә автоном төтен янгын хәбәрчеләрен урнаштыру буенча эш дәвам итә.

 

 

 

 

Утырышка йомгак ясап, Илсөяр Гарифуллина мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышына игътибарлырак булырга өндәде. Балигъ булмаганнар яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр ачыкланган очракта, ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә кичекмәстән мәгълүмат бирергә киңәш итте. Ул ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрергә, имин булмаган гаиләләрне контрольгә алырга кирәк, диде. 

Киңәйтелгән утырыш йомгаклары буенча катнашучылар гаиләләр һәм балигъ булмаганнар белән ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтүгә һәм профилактик эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән карарлар кабул иттеләр.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International