Лениногорск шәһәр прокуратурасы өч лениногорскилыга карата хулиганлык һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәләре буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.
2024 елның декабрендә «Старый город» кафесында гаепләнүчеләрнең берсе сәбәпсез ир-атка һөҗүм иткән, аңа 4 тапкыр суккан. Башка ике катнашучы конфликтка кушылган, нәтиҗәдә ир-ат авыр җәрәхәтләр алган. Эш судка тапшырылган.