Лениногорскида Дәүләт автоинспекциясе белгечләре һәм «БДД» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы «Транснефтегаз»хезмәт коллективы белән очрашу уздырды.
Әңгәмәнең төп темалары:
• Юл-транспорт һәлакәтенә анализ: аварияләрнең төп сәбәпләрен һәм машина йөртүчеләрнең типик хаталарын ачыкладык.
• Питбайклар: бу спорт инвентаре, аңа гомуми файдаланудагы юлларда, бигрәк тә яшүсмерләр идарәсендә урын юк, дип искәрттеләр.
• Кышкы куркынычлар: юл кырыенда «ватрушка» да (тюбингларда) яисә машинага бәйләп йөргән балаларның үлем куркынычы турында фикер алыштык.
Хезмәткәрләргә олыларның дисциплинасы һәм балаларны контрольдә тоту — юлларда куркынычсызлык нигезе булуын искә төшерделәр.