РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керткән федераль закон 9 гыйнварда үз көченә керде.
Физик затларга Штраф 5 мең сумга кадәр арттырылды, юридик затларга — 200 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга һәм үзмәшгуль такси йөртүчеләргә ул 50 мең сум күләмендә билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балаларны махсус тотып тору системасын кулланып, алар 7 яшькә җиткәнче, алгы утыргычта 12 яшькә кадәр йөртергә кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәр хәтта арткы утыргычта да балаларны тотып тору җайланмаларын кулланырга киңәш итә. Бу ташу вакытында максималь куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк.