Игътибарлы булыгыз! Юлда кыргый хайваннар булуы мөмкин!
Ел башыннан бирле Кыргый хайваннарны таптату өчен 5 очрак теркәлгән.
5 гыйнварда Нурлат районында Hyundai автомобиле йөртүчесе пошига бәрелә, шуннан соң автомобиль кюветка төшә. Нәтиҗәдә автомобиль пассажиры имгәнгән.
Кыргый хайванга бәрелүдән саклану яки мондый юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләрен киметү өчен машина йөртүчеләргә кирәк:
Тизлек режимын күзәтергә. Әгәр хайван юл янында яки машина юлында күренсә, тизлекне транспорт чарасы туктаганчыга кадәр киметергә һәм авария хәлендәге яктылык сигнализациясен кабызырга кирәк;
Хәрәкәт юнәлешен кискен үзгәртмәскә. Машина йөртүчесе һәм пассажирлары хайванга бәрелү нәтиҗәсендә түгел, ә каршы як полосага чыкканнан соң, ауганнан соң, юлдан төшкәннән соң яки киртәгә бәрелгәннән соң җәрәхәтләнү очраклары сирәк түгел.
Юлда сак булыгыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез!