Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә «Туган телне белүчеләр»дигән брейн-ринг үткәрелде

2026 елның 20 феврале, җомга

11 нче гимназиядә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли-туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан мавыктыргыч чара үткәрелде. Яшьләр туган телгә багышланган интеллектуаль уенда катнашты.

Очрашу барышында балалар үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, аларны киңәйттеләр, шулай ук мөстәкыйльлек, хәтер, игътибар һәм фикерләү кебек мөһим сыйфатларны үстерделәр.

Катнашучылар ике командага бүленеп, туган тел белән бәйле төрле биремнәрне үтәделәр. Чара программасында мәкальләр һәм әйтемнәр белән уеннар, интеллектуаль конкурслар һәм ребуслар чишү бар иде, бу уенны катнашучылар өчен кызыклы һәм танып белүчән итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International