Яшь парларны коймак белән сыйладылар

2026 елның 21 феврале, шимбә

Май чабу-елның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе, ул бөтен Россия буенча  билгеләп үтелә. Ул гасырлар буе сакланган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне чагылдыра.

 Май чабу атнасы тәмамланыр алдыннан Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә рус самовары, баранкалар һәм төп Май чабу ризыгы – коймаклар белән фотозона әзерләнгән иде. Билгеле булганча, коймак кояш, ныклы никахлар һәм сәламәт балалар символы булып тора.

ЗАГС бүлеге белгечләре яшь парларга бер – берсен Май чабуның төп традицион ризыгы – коймак белән сыйларга тәкъдим иттеләр һәм гаилә тормышының «майланганча» баруын, ә кунакларга һәр гаиләдә тынычлык һәм муллык, өстәлдәге алсу, хуш исле коймакларның муллык һәм яхшы якка үзгәрешләр символы булуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International