Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Лениногорск шәһәренең Никахлашу сарае 7 нче урта мәктәпнең 2 «а» сыйныф укучылары өчен үз ишекләрен ачты. Марш ясап, малайлар залга керделәр, аларда зәңгәр беретлар иде, алар үз маршларын ВДВ гаскәрләренә багышладылар.
Бәйрәм чарасында шулай ук 2024 елда «Алтын» туйларын билгеләп үткән Владимир Иванович һәм Фәния Әхмәдулла кызы Золотухиннар да катнашты. Владимир Иванович подполковник дәрәҗәсендә, зур хәрби юл узган, Әфганстан үткән, илебезнең төрле гарнизоннарында хезмәт иткән. Аның янында һәрвакыт тугрылыклы тормыш иптәше Фәния Әхмәдулла кызы була. Хәзер алар бергәләп «Бөркет» хәрби-патриотик клубында иҗтимагый эш алып баралар, балаларда патриотизм рухы тәрбиялиләр һәм Ватаныбызга тугры хезмәт итәләр.