Лениногорскидда прокуратура катышканнан соң «НЕДРА-ОЙЛ» ҖЧҖнең элеккеге хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча 1 млн сум бурычны түләгәннәр.
Тикшерү өч кешенең сәгатенә 550 сум түләп рәсмиләштерелгән хезмәт килешүләреннән башка эшләвен ачыклаган. Эштән чыгарылганнан соң аларга тулы исәп-хисап ясамаганнар.
Прокуратура компания җитәкчелегенә тәкъдимнәр кертте һәм РФ КоАП 5.27 маддәсенең 6 өлеше һәм 5.27.1 маддәсенең 3 өлеше буенча эшләр кузгатты. Нәтиҗәдә, хезмәткәрләр алдындагы бурыч тулысынча түләнде.