Хөрмәтле лениногорскилылар, алдарлар хәйләләренә ышанмагызз!

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Мошенниклар даими рәвештә алдауның яңа схемаларын уйлап табалар, сезнең бер көн түгел, ә гомер буе җыйган акчаларыгызны үзләштерү өчен. Алдарлар «капкынына»  ышанучан кешеләр эләгә.  
Күптән түгел мошенниклар инвестицияләрдән  табыш алу вәгъдәләренә ышанып, 298 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм барлык акчаларны мошенниклар күрсәткән счетларга күчергән җирле хатын-кызны алдаганнар.

Лениногорскилы зур суммадан мәхрүм калды — 6 миллион сумнан артык. Ул янәсе аңа карата җинаять эше кузгатылган янаулар тәэсирендә үз акчаларын биргән.

Игътибарлы һәм сак булыгыз, мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез.  Финанслар белән нинди дә булса гамәлләр кылганчы, туганнарыгызга шалтыратыгыз, якыннарыгыз белән киңәшегез, рәсми инстанцияләргә мөрәҗәгать итегез. Сезнең сак булуыгыз — мошенниклардан төп саклану чарасы.

Татарстан Республикасы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International