Роспотребнадзор: Нипах вирусының Россиягә кертелгән очраклары теркәлмәгән

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Роспотребнадзор Нипах вирусы китереп чыгарган авыруның читтән кертелгән очраклары Россия Федерациясе территориясендә теркәлмәгән, дип хәбәр итә.

Дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында «Периметр» АИС эшли, система йогышлы авыру билгеләре булган гражданнарны реаль вакыт режимында ачыкларга һәм ил территориясендә авыруларның алга таба таралуына юл куймаска мөмкинлек бирә. Россия Федерациясендә Нипах вирусын вакытында лаборатор диагностикалау өчен җитәрлек күләмдә тест-системалар бар.

Шулай ук Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, Россиядә Нипах вирусының киң таралуы өчен экологик һәм эпидемиологик шартлар ярашуы юк. Вирусның төп таратучылары - Pteropus ыругының җимеш ярканатлары-күбесенчә тропик һәм субтропик төбәкләрдә яшиләр һәм Россия территориясендә таралмаганнар.

Роспотребнадзор эндемик төбәкләргә сәяхәт итүчеләр өчен киңәшләр турында хәбәр итә:
- авыру хайваннар белән элемтәгә кермәскә;
- шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә;
- антисептик чаралар куллану;
- җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне куллану алдыннан юарга;
- тикшерелмәгән чыганаклардан су эчмәскә.

Вәзгыять Роспотребнадзор контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International