Татарстан Республикасында 2023 елдан халыкның санитария культурасы дәрәҗәсен күтәрү, сәламәт туклануны пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм гражданнарның санитар - эпидемиологик чараларга ышанычын арттыру максатында «Санитария калканы-сәламәтлек өчен куркынычсызлык (кисәтү, ачыклау, җавап бирү)» федераль проектының «Санпросвет» коммуникация стратегиясе гамәлгә ашырыла.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт санитар-эпидемиологик тәртипнең яңа моделен формалаштыруга һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән карточкалар әзерләде.