Гаҗәеп тылсымлы чара 2026 елның 13 февралендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда узды!
Студентлар лигасы студентлар балын оештырды һәм уздырды! Тугыз пар үзләренең осталыкларын һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Ә ТР "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вагыйзова Г. Х., Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге начальнигы Хәлимова К. Ф., "Биеклек" яшьләр үзәге директоры Демакина Е. Н. һәм мәдәният йорты директоры урынбасары Пудянова С. Ю. парларны бәяләделәр һәм бал королевасын, иң серле ханымны, иң үткен кавалерны һәм башкаларны игълан иттеләр. Катнашучыларның берсе дә бүләксез һәм дипломсыз калмады.
Без студентларыбызга укуларында зур уңышлар, беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмауларын, үсәргә омтылуларын һәм тагын да зуррак уңышлар телибез!