2026 елның 14 февралендә Никахлашу сараенда Марсель белән Юлия Хәйруллиннар никахларын теркәгәннәр.
Марсель СВО катнашучысы, ялда. Аеруча мөһим хәрби бурычны үтәгәне өчен «Георгиевский крест»мактаулы ордены белән бүләкләнгән. Юлия "Татнефть" ГАҖдә эшли. Яшьләр бер елдан артык таныш. Ә аларны Марсельнең хезмәттәше - Юлиянең абыйсы таныштырган, ул да СВО зонасында. Танышу мәхәббәт хисенә әверелгән һәм Марсель Юлиягә кияүгә чыгарга тәкъдим иткән. 14 февральдә гашыйклар көнендә ике йөрәк кушылды!
Кадерле яшь пар! Сезне гаилә коруыгыз белән котлыйбыз! Бу катлаулы вакытта сезнең союз-чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге. Мәхәббәтегез көннән-көн ныгып торсын, ә алда бары тик тыныч һәм шатлыклы тормыш кына көтсен!