Лениногорскида Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә кинокүрсәтү узды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Яшь патриот» социаль технологиясе кысаларында балигъ булмаган хезмәт алучылар белән «Әфган сугышы кайтавазы: хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез» дигән темага кино күрсәтү үткәрде.

 Чара патриотизм, гражданлык һәм тарихи хәтергә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Фильмны карау һәм анализлау нәтиҗәсендә яшүсмерләр Әфган сугышы аша узган якташларының язмышын тирәнрәк аңлый һәм тыныч тормышның кыйммәтен аңлый алдылар.  Күргән хроника кадрлары һәм ветераннарның ишеткән истәлекләре балигъ булмаганнарны тетрәндерде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, шәхси уйлары һәм гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.

Очрашу азагында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International