Лениногорскида «Алкоголь турында яшерен хакыйкать»мәгълүмат сәгате уздырдылар

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәтләр алучылар арасында «Алкоголь турында яшерен хакыйкать» дигән темага мәгълүмат сәгате  үткәрде.

Чараның максаты: алкоголь куллануның яшерен куркынычларын ачык күрсәтү һәм сәламәтлеккә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру.

Аның барышында социаль педагог катнашучыларга алкогольнең кеше организмына зарарлы йогынтысы, алкоголь продукциясен кулланучыларда барлыкка килә торган котылгысыз психологик һәм социаль проблемалар турында сөйләде.

Чара дәвамында «Сәламәт Россия-Гомуми эш» программасы кысаларында "Алкоголь Күзгә күренмәс дошман" документаль фильмы күрсәтелде.  Аннан соң дискуссия булды, анда катнашучылар алкогольне чиктән тыш куллану нәтиҗәләрен анализладылар, спиртлы эчемлекләрнең гаилә мөнәсәбәтләрен җимерүе, хезмәткә сәләтлелекне киметүе турында фикер алыштылар, алкогольнең әйләнә-тирәгә йогынтысы турында шәхси күзәтүләре белән уртаклаштылар.

Чара азагында катнашучылар бертавыштан алкоголь - «дус» һәм «ярдәмче» түгел, ә сәламәтлекне, мөнәсәбәтләрне һәм киләчәкне җимерә торган матдә дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International