Лениногорскида Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан митинг узды.
Бу көнне без якташларыбызны-интернационалист сугышчыларны, Ватаннан читтә хәрби бурычларын намус һәм батырлык белән үтәүчеләрне искә алабыз.
Лениногорск җире чын геройлар тәрбияләгән. Әлеге сугыштан кайтмаган ун якташыбызны алдында баш иябез. Мәңгелек хәтер аларга!
Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сезнең бурычка тугрылыгыгыз һәм Ватанга мәхәббәтегез яшьләребез өчен лаеклы үрнәк булып тора. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек телибез. Күк йөзе һәрчак аяз булсын!
Фото: ЛМР матбугат хезмәте