«Нефтяник» Боз сарае бозында «ЛНТ» һәм «АЛГА»хоккей командалары очрашты. Очрашу нәтиҗәсендә «ЛНТ» командасы 8:5 исәбе белән җиңү яулады.
Әлеге очрашуны оештыручылар-VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖнең Лениногорск районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Хәнипов Ирик Гыймазетдин улы, «Лениногорск нефть техникумы» ДАҺБУ директоры Врублевский Игорь Сергеевич, «Татнефть» ГАҖнең Лениногорск шәһәрендәге Корпоратив университеты корпоратив мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү үзәгенең әйдәүче белгече Лебеденцев Илья Борисович.