Татарстанда яшәүче 12 меңнән артык кеше булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар түли

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

        65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык  иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның  картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә.

        Үзмәшгуль гражданнар бары һөнәри керемгә генә салым  түлиләр. Шул ук вакытта алар,  Россия  Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенә ирекле иминият кертемнәре түләп барып, булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Бүгенге көндә республикада үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче 12 240 кеше мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә керде һәм кертемнәр түли.

         Взнослар түләүче буларак теркәлү өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә гариза бирергә кирәк. Гаризаны "Минем салым" мобиль кушымтасы ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша юлларга, документларны почта аша җибәрергә яки фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.

       2026 елда “Һөнәри керемгә салым” режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь суммасы 71 525,52 сум тәшкил итә. Бу сумманы түләгән үзмәшгуль кешегә бер ел иминият стажы һәм 1,090 индивидуаль пенсия коэффициенты исәпләнә.

         Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән азрак булган очракта стажга түләнгән суммага  пропорциональ чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 572 204,16 сумга тигез, бу  суммага 8,720 ИПК туры килә. Взносны  тулысынча берьюлы да,   ел дәвамында

 

 

 

өлешләп тә күчерергә мөмкин, әмма акчаны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр түләп бетерергә  кирәк.

      "Ирекле кертемнәр түләү нәтиҗәсендә формалаша торган пенсия коэффициентлары һәм стаж шәхси счетта киләсе елның 1 мартына кадәр  теркәлә. Кергән түләүләр исәпкә  автомат режимда алына, шуңа күрә түләүләрне раслаучы документларны  Социаль фонд бүлегенә тапшырыру зарурлыгы юк”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International