Мич белән җылыту иң янгын куркынычы булган җылыту системаларының берсе булып тора һәм йорт хуҗаларының даими игътибарын таләп итә. «Мич" янгыннары нәкъ менә җылыту сезонына, салкыннар чорына туры килә.
Еш кына мондый янгыннарда кешеләр һәлак була, ә күпләр ис газы белән агулана. Йорт хуҗалары җәйге чорда җылыту приборлары белән эш итү күнекмәләрен югалталар, саклык чаралары турында оныталар. Мич җиһазлары да вакыт узу белән яраксыз хәлгә килә. Лениногорск муниципаль районында мич белән җылытыла торган йортлар бар.
"Мич " янгыннарының төп сәбәпләре:
Беренчедән, мич төзелеше кагыйдәләрен бозу:
- төтен торбаларының агач түшәмәләр аша үткән урыннарында тиешенчә эшләнмәве
Икенчедән, мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу:
- мичне бензин, керосин һәм башка тиз кабынучан сыеклыклар белән ягып җибәрү; ягулык күләменнән дә озынрак булган утын куллану; мичләрне кыздыру; ачык калдырылган ишекләр; учак янында кием яки башка әйберләр киптерү.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге фаҗигале нәтиҗәләрдән саклану өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк, дип кисәтә:
- җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне тикшерергә һәм ремонтларга, төтен чыгаргычларны корымнан чистартырга һәм агартырга кирәк;
- төзек булмаган мичләр, каминнар һәм төтен чыгаргычлар файдалануга кертелмәскә тиеш.
- төтенне читкә чыгару өчен, киртәсез вертикаль төтен торбалары кулланырга кирәк;
- идәнне саклау өчен мич алдында 70х50 см зурлыктагы һәм 2 мм калынлыктагы металл табак куярга кирәк.
Мич белән җылытуны эксплуатацияләгәндә тыела:
- ягыла торган мичләрне караусыз калдырырга, шулай ук балаларга аларны күзәтүне йөкләргә;
-мичләрне ягу өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башканы кулланырга;
-бу ягулык төрләре өчен каралмаган мичләрне күмер, кокс һәм газ белән ягарга;
-җыелышлар һәм башка массакүләм чаралар үткәргәндә мич ягарга;
- мичләрне кыздырырга;
- янгын куркынычсызлыгы таләпләренә, стандартларга һәм техник шартларга җавап бирми торган металл мичләр куярга. Заводта җитештерелә торган вакытлыча металл һәм башка мичләр урнаштырганда җитештерүче предприятиеләрнең күрсәтмәләре (инструкцияләре), шулай ук җылыту системаларына куела торган проектлау нормалары таләпләре үтәлергә тиеш.
- мичләрдән чистартыла торган көл белән шлакны су белән тутырырга, аннары капкачы тыгыз ябыла торган янмый торган материаллардан эшләнгән контейнерга салырга кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда,кичекмәстән бу хакта «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез
ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге