Лениногорскида Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган чара узды

2026 елның 6 феврале, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова балигъ булмаган балалар өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт Гербы»дигән чара уздырган.

Катнашучыларга «Ачык чыганаклар»фильмы фрагменты күрсәтелде.

Татарстан гербы-ачык символ, аны документларда һәм биналарда күрергә мөмкин. Максат-гербның төп элементының әһәмиятен аңлатып, балигъ булмаган хезмәт алучыларны аңлаешлы һәм мавыктыргыч рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт символы белән таныштыру.  Аның үзәгендә-көч, саклану һәм алга хәрәкәт итүне гәүдәләндерүче ак канатлы барс.Барсны алтын кояш уратып алган, ул тормыш һәм якты киләчәк символы. Яшел төс - туган ягыбызның язын һәм табигатен, ә татар орнаменты-аның мәдәни тамырларын аңлата. Бу герб Татарстан халыкларының бай тарихы һәм бердәмлеге турында искә төшерә. Балигъ булмаганнарга шулай ук герб рәвешендә мозаика җыярга тәкъдим ителде.

Әлеге чара туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну уяту, аның рәсми символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру өчен оештырылган.

Очрашу кызыклы булды һәм дуслык һәм аңлашу атмосферасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International