Лениногорск политехник көллияте базасында Татарстанның Кама аръягы һәм көнчыгыш зонасы районнарының урта-махсус уку йортлары укучылары арасында олимпиада узды.
Олимпиада «Авыл хуҗалыгында механизация» юнәлеше буенча оештырылды һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Олимпиаданы «Август» фирмасы АҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ һәм «Лениногорск политехника көллияте»ДАҺБУ оештырды.
Олимпиадада 8 урта махсус уку йортыннан 20 укучы үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын тәкъдим итте. Ярышлар 2 этапта узды: авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча теоретик һәм практик биремнәр.
Актаныш, Лениногорск һәм Чистай районнарының техникум һәм көллият укучылары иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, алар «Август-Агро»компанияләре төркеменнән 1, 2 һәм 3 дәрәҗә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек башлыгы - Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер - инспекторы Галимов И.Н.